Баулы районында кукуруз культурасын җыю кампаниясе төгәлләнгән. Игенчеләр 200 гектардан 800 тонна уңыш җыеп алган.
Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, уртача уңыш гектарыннан 40 центнер тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов хәбәр иткәнчә, урып-җыю эшләреннән тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре туфрак эшкәртүне дә төгәлләгән. Ул 31 616 гектар мәйданда башкарылган.
Шулай итеп, район игенчеләре сезонлы кыр эшләренең чираттагы этабын төгәлләгән, туфракны киләсе ел сезонына әзерләгән.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев