«Җәлил укулары» халыкара бәйгесенең Баулы районы этабы җиңүчеләре билгеле
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлекчәсе хәбәр итә.
Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлекчәсе социаль челтәрләргә "Җәлил укулары" халыкара бәйгесенең Баулы районы этабы җиңүчеләре исемлеген элде.
“М.Җәлил рус телендә” — номинациясендә 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар арасында 1нче урынга
Вероника Дрыгина ("Алтынчәч” балалар бакчасы) белән
Адель Хәбибуллин ("Алтынчәч” балалар бакчасы) лаек булган. "Виктория” балалар бакчасыннан Анна Москвичевага "Дебют” махсус призы бирелгән.
7 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар арасында 1нче урын
Кристина Гыймалетдиновага (Потап-Томбарлы мәктәбе) һәм
Кәрим Әсәдуллинга (Укучылар йорты) бирелгән. Артур Зиннәтовка (Александровка мәктәбе) “Җиңүгә омтылыш” махсус призы бирелгән.
11 яшьтән 15 яшькә кадәрге катнашучылар арасында
1нче урынга Тимур Әсәдуллин (Укучылар йорты) лаек булган.
16 яшьтән 20 яшькә кадәрге бәйгечеләр арасында 1нче урын Радмир Бегишевка бирелгән.
21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1нче урынны Гөлфирә Гыймаева алган.
“М.Җәлил татар телендә” номинациясендә 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар арасында 1нче урын
Амилә Гәрәевага (“Колокольчик” балалар бакчасы) һәм Әмирхан Хәбибуллинга (“Рябинка” балалар бакчасы) бирелгән.
7 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар арасында 1нче урынны Алсу Фәррахетдинова (Яңа Чүте мәктәбе) алган.
«Җәлил дөнья халыклары телендә» номинациясендә 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар арасында 1нче урынны Милана Төхбәтуллина (2 нче мәктәп) алган. 11 яшьтән 15 яшькә кадәрге катнашучылар арасында 1нче урын Светлана Әхмәтхановага (Исергәп мәктәбе) бирелгән. 21 яшьтән өлкәнрәкләр бәйгечеләр арасында 1 урынга
Гүзәл Нургалиева лаек булган.
“Фронтовик язучылар” номинациясендә 1 урынны
Самира Гыймаева (3 нче мәктәп) алган.
«Фронтовик язучыларның әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясендә 7 нче мәктәпнең 3 А сыйныфы төркеме җиңгән.
“Алсу” балалар бакчасы тәрбиячеләре “Иҗади якын килү” махсус призына лаек булган.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы Баулы районы җирле бүлекчәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев