22-24 гыйнварда Казанның «Олимпиец» спорткомплексында 2008-2009 нчы елда туган яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге узды. Баулы данын дистәләгән яшь көрәшчеләр яклады.
– Иң беренче шундый шатлык белән уртаклашыйк - көрәшләрдә 1 урын Казан, икенче урын Яр Чаллы, өченче урында Баулы булды! Бу бик югары күрсәткеч! Баулы районы данын Ислам Ганиев, Данис Гыйләҗев, Рәзил Рәхимов, Рамил Әхмәдуллин, Илфат Хәлимов, Руслан Хәлиуллин, Азамат Габдерахманов, Илдар Низамов, Рамазан Мөхәмәтгәрәев кебек яшь көрәшчеләр яклый. Көрәшләрдә Ислам Ганиев 2 нче урын; Илфат Хәлимов 3 нче урын, Илдар Низамов һәм Рамазан Мөхәмәтгәрәев 1 нче урын яуладылар, – дип сөенече белән уртаклашты Баулының көрәш буенча тренеры Илдар Фатыхов. – Беренче урыннарны алган көрәшчеләр Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булдылар. Командалар арасында Баулы өченче урында булды.

Баулының яшь спортчыларына Илдар Фатыхов һәм Элвир Тимаев көрәш серләрен өйрәтәләр.
– «Олимпиец»тагы ярышларның төп ачышы, әлбәттә, Баулы командасы булды. Моннан берничә ел элек кенә чыгышы белән шушы районнан булган Вил Усмановның туган ягында көрәшне ничек тә кузгатасы иде дигән ният белән җирле җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне кузгата. Илмир Сабиров, Илдар Фатыйхов кебек егетләрне тренерлык эшенә тарталар. Юк, бөтен Баулы көрәшми әлегә. Көрәш үзәкләрне дә берничә генә – Баулыда, Кызылъяр авылында гына. Күптән түгел бик тә зур авыл саналган Исергәптә дә әнә тренер эшли башлаган икән. Илмир Сабиров, Илдар Фатыйхов шәкертләре берничә ел инде призерлар арасына кергәләштерде. Ә бу юлы исә аларның ике чемпионы, ике призеры бар. Һәм командалар беренчелегендә – өченче урын! Молодцы, егетләр! 90 килодагы һәм авыр үлчәүдәге Илдар Низамов белән Рамазан Мөхәммәтгәрәевларына гомумән тиңнәр табылмады, ут егетләр, – дип яза "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире, көрәш комментаторы Радик Сабиров Баулы егетләре хакында.

– Якташыбыз, милли көрәш остасы Вил Усманов та ике көн буе безнең белән булды, – ди Илдар Фатыхов.- – Ул баулылар өчен җан атып, безнең белән бергә егетләр өчен борчылып та, сөенеп тә көч биреп торды.
Район тренерлары сүзләренчә, мондый зур уңышлар Баулы көрәш федерациясе җитәкчесе Риф Васыйков тырышлыгы һәм район башлыгы Ильяс Гозәеров ярдәме белән тормышка аша.

Фото: Илдар Фатыхов
Нет комментариев