Баулының универсаль спорт залында республика мөхтәсибәтләренең традицион мини-футбол турниры үтә. Ярышларда барлыгы 10 команда катнаша.
Ярышларны Баулы районы имам- мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов ачып җибәрде. Уңышлы һәм имин уеннар теләде.

- Бүген биредә Баулы районы, Октябрьский һәм Туймазы районнарыннан мөселман кардәшләребез катнаша. Мөселманнар спорт аша үзара дуслык, сәламәтлекне алга куялар, - диде ул үз чыгышында.
Турнир нәтиҗәләре хакында соңрак хәбәр итәрбез.
Фото: Әнвәр Хәмитов
Нет комментариев