Баулы каратэчылары Россия беренчелегенә барачак
Спорт

Баулы каратэчылары Россия беренчелегенә барачак

Баулы каратэчылары Яр Чаллы шәһәрендә 10-15 яшьлекләр арасында “Ката” һәм “Кумитэ” дисциплиналарында узган Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышка ирешкән.

Ярышларда барлыгы 290 каратэчы катнашкан. Безнең район данын өч спортчы яклаган. “Кумитэ” бүлегендә Карина Зыярова – икенче, Илья Покровский һәм Фәрит Ибраһимов өченче урынга лаек булган.

Карина Зыярова һәм Фәрит Ибраһимоны май башында Мәскәүдә булачак Россия беренчелегендә катнашыр өчен сайлап алганнар.


Нет комментариев