Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Татар Кандызы авылында мөнәҗәтләр әйттеләр

Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән очрашу оештырылды.

Чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үтте. Анда өлкән яшьтәге ханымныр катнашты.

Китапханәдә үткәрелгән һәр чара киң колач һәм истә калырлык итеп оештырыла. Бу юлы да искәрмә түгел. “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән очрашу инде онытылып барган мөнәҗәтләрне яңадан яңартты.

–Мөнәҗәтләр һәм бәетләр безнең көннәргә килеп җиткәнче озын һәм катлаулы юл үткән, – дип мөнәҗәтләр хакында сөйләде китапханә мөдире Гөлнур Насыйбуллина. – Халкыбыз үзенең мәдәни мирасының бер өлеше булган мөнәҗәтләрне безнең буынга да китереп җиткерә алган. Әмма аларны өйрәнү, эзләү, киләчәк буынга да өйрәтеп калдыру – ул безнең бурыч. Бүгенге көнгә кадәр сәхнәләрдә яңгырамаган, телдән-телгә генә күчеп йөргән мөнәҗәтләрне дә кабаттан “җан өреп”, сәхнәгә чыгару мөмкинлеге барлыкка килде. 

Мөнәҗәтләр кичәсендә дә төрле темаларга багышланган мөнәҗәтләр әйтелде. Мөнәҗәтчеләр арасында аеруча Римма Нәүрүзбаева әйткән “диде Муса”, “Бу дөньяда иң хөрмәтле адәм дигән” мөнәҗәтләре кунаклар күңеленә хуш килде. Шулай ук Нәҗибә Гыйззәтуллинаның “Менә шундый заман җитәр” мөнәҗәте дә урынлы яңгырады. 

Мөнәҗәтләрнең бик күбе балаларга багышланган. Алар аеруча моң һәм аһәҗ белән әйтелә. Балаларга багышланган мөнәҗәтләрне Әнвәрия Миннегалимова әйтте.

–Мондый чараларны ешрак үткәрсәләр дә, без килергә тырышабыз, – дип үз хисләре белән уртаклашты Әнвәрия апа. Үзе дә кечкенәдән мөнәҗәтләр тыңлап үскән ул. – Мөнәҗәтләр аерым игътибарга, аерым моң һәм үзенчәлекле булуы белән күңелләргә якын.

Очрашуга кунаклар һәрберсе татар халкының милли ризыкларын да алып килгәннәр иде. Чара күңелле чәй табыны белән дәвам итте.

 

 

 

Фото : Гөлнур Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X