Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәләре киңәшләште

Бүген Баулының Бөтендөнья татар конгрессының һәм “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәләре активы үткән елга йомгак ясар өчен матур очрашуга җыелды.

Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы башкарган эшләр күпләргә үрнәк. Алар эшли дә, ял да итә беләләр. Бүгенге күңелле очрашу да шуның ачык мисалы.

Очрашу Фәридә Зыярованың отчет доклады белән башланды. Ул 2021 елда үткәрелгән эшләргә йомгак ясады, киләсе елда алга куелган бурычлар белән таныштырды.

Чара барышында шулай ук районыбызның гүзәл затлары алда торган бурычлар буенча үз фикер һәм тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.

“Ак калфак” ның Исергәп һәм Шалты авылларындагы бүлекчә җитәкчеләре Рүзилә Әбүзарова һәм Наҗия Гыйльфанованың башкарган күркәм эшләре, район җитәкчелегенең рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Аны район башкарма комитетының социаль  сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тапшырды.

– Гомер буе кешеләр арасында булдым. Бүгенге көнне “Ак калфак” оешмасының Шалты бүлекчәсендә эшләвем белән дә чиксез бәхетле мин, – дип сөйләде Наҗия Гыйльфaнова. – Төптән уйлап карасак, райондагы “Ак калфак”ларның эше бәяләп бетергесез бит. Яшьләр белән дә эшлибез, өлкән буын кешеләре белән дә. Яңалыкларны да теләп кабул итәбез, үткәнебезне, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен саклап калуга зур өлеш кертәбез дип уйлыйм. Бүген эшемне югары бәяләп, рәхмәт хаты алуыма шатмын.

“Ак калфаклар”ның матур очрашуы һәрвакыттагыча күңелле чәй табыны белән дәвам итте.

Фото: Римма Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев