Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне һәр кеше матур итеп, истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге “Умырзая” ансамбле әниләр көненә бүләк әзерли. Әлбәттә, җыр.
Баулының “Умырзая” ансамблен һәр бәйрәмдә тамашачы көтеп ала. Алар яңадан-яңа программалары белән һәрдаим халыкны сөендерә.
–“Умырзая” фольклор ансамбле 2009 нчы елдан бирле сәхнәдә, халык арасында, бәйрәмнәрдә, – дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова. – Биредә һәр үзешчән җырчы өлкәнрәк яшьтә булса да, җырлау осталыгына ия. Әлбәттә, төркемегезгә алыгыз әле мине дә, дип килүчеләр байтак. Бөтен кешене дә алып бетереп булмый. Җырны, ритмны, тамашачыны сиземли белүчеләр кирәк. Бүгенге көндә без сигез кеше. Алдагы бәйрәмнең ничек уздырылачагы әлегә билгеле түгел. Пандемия белән бәйле рәвештә без инде соңгы ике елда онлайн форматтагы концертларга да күнегеп беттек. Ничек кенә узса да, артист кеше бәйрәмгә әзер булырга тиеш.
Шулай да “Умырзая” ансамблендә быел яңа тавышлар да барлыкка килгән. Бу төркемдә җырлаучыларның һәрберсе кечкенәдән үк җырга-моңга гашыйк.
–Без артист түгел. Төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккач та, безне сәхнәгә тартылу, җырларга ярату берләштерде, – ди Раушания Габделхәлимова. – Мәктәптә укыган елларда ук төрле бәйрәмнәрдә катнаша идем. Җырларга бик яратам. Һәм менә өлкәнәеп булса да, хыялымны тормышка ашырдым. Әлеге ансамбльдә мин биш ел. Бүгенге җыелуыбыз сәбәбе – әниләр көненә чыгыш әзерлибез. Минем әнием Рәсилә Гыйләҗева да исән –сау, ул быел туксан яшен тутырды. Әниләр исән-сау булганда без һаман бала. Менә дәртләнеп-дәртләнеп аңа да бүләк булсын әле дип, яңа җыр өйрәнәбез.
–Мин озак еллар торак-коммуналь хезмәтләр системасында эшләдем, – ди Альбина Хәлиуллина. – Кайда гына эшләсәм дә, смотрларда катнаштым. Сәхнәне, җырларны яратам. Бүгенге көндә өйдә генә утырасы килми. Фәнүзәнең чакырганын көтеп алабыз, бик теләп киләбез. Җир йөзендәге бөтен әниләрне дә, киләсе әниләр көне белән котлыйм.
Нет комментариев