Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында “Йолалар - буыннар җебе” фольклор фестивале ачылды

Районда “Йолалар – буыннар җебе” дип исемләнгән фольклор коллективлары фестивале старт алды. Аның беренчесе Яңа Чүте авылы мәдәният йортында үтте. Чарада Хәнсевәр, Шалты, Яңа Чүте авыллары үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте.

Әлеге фестивальгә һәр авыл җирлеге дә ныклы әзерлек белән килгән иде. Ике сәгатькә якын барган концерт бер сулышта үтте.

– Безнең тарихыбыз, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бик үзенчәлекле бит. Без, өлкәнрәкләр. ул зур, кабатланмас байлыкны үсеп килүче яшь буынга өйрәтеп, күрсәтеп калдырырга бурычлыбыз, – ди Шалты авылыннан килгән ветеран-укытучы Наҗия Гыйльфанова. – Бүген безнең “Сөмбелә”фольклор ансамбле борынгы уеннар, Сабантуена әзерләнү йолаларын күрсәтәчәк. Сәхнәдә барган күренеш – инде онытылып баручы мөнәҗәтләр белән дә үрелеп барачак.

– Бүген әлеге чарага катнашырга теләк белдергән авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен, – диде Хәнсевәр авылы мәдәният йорты директоры Рәмзия Таҗетдинова. – Район күләмендә фестиваль узачагы билгеле булу белән, безнең “Мирас” фольклор ансамбле ныклы әзерлек эшләре башлады. Авылыбызның өлкән кешеләреннән киңәшләр алдык, борынгы заманнарда үткәрелгән бәйрәмнәрнең тарихын, аларны үткәрү нечкәлекләрен өйрәндек.

Яңа Чүте авылының “Сәйлән” ансамбле тамашачыларга кичке уен күренешен тәкъдим итте.

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев