Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы аграрийлары уракка төштеләр

Авыл хуҗалыкларында эш тынып тормый. Бүген районның “Бәкер” хуҗалыгы көзге третикале һәм “Миннуллин” хуҗалыгы көзге бодай культураларын суктыруга кереште. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел урып-җыю эшләре 29 июль көнне генә башланган булган.

– Без көн саен бөртеклеләрнең дымлылыгын карап, үлчәп торабыз. Кичә дымлылык 17 процент булса, бүген һава торышы яхшы булу сәбәпле 16 процентка кадәр төшкән, – дип аңлатты безгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. - Көннәр эссе торганда бөртеклеләр 2-3 процентка кадәр дымлылыгын югалта. Тамырда да дым аз. Быел бигрәк тә, чөнки көздән дә яңгырлар аз булды, җир дымга туеп кала алмады.

Наил Галиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да уракка төшәргә әзер, алар бөртеклеләрнең дымлылыгы кимүен көтәләр. Дымлылык 15 процент булырга тиеш. Бөртеклеләрне кайтару, чистарту, саклау өчен склад биналары әзер.

- Инде җыеп аласы икмәкләргә якынча хаклар да билгеле. Безнең районда 3-4 класслы икмәк пешерергә яраклы бодайның бер тоннасы тугыз мең, арпа – 7100, арыш- 6700-6800 тирәсе булачак. Кабатлап әйтәм, бу якынча саннар. Бөртеклеләрнең күләменә, сыйфатына бәяләр үзгәрергә мөмкин.

Быел уңышны югалтуларсыз гына җыеп алуга ирешкәндә, бер гектар җирдән якынча бодай, третекале культураларын 26-30 центнер булыр дип көтелә.

Мәсәлән, без басып торган кырда бер квадрат метр җирдә 450 башак чәчелгән. Бу бик югары һәм яхшы күрсәткеч, – ди Наил Галиуллин кулына башаклар алып. – Урып-җыю эшләре яхшы һәм вакытлыча булып, югалтуларсыз эшләсәк, утыз центнердан югарырак уңыш булырга тиеш.

 

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев