Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Авыл хуҗалыгында мәшәкатьле чор

Җәй күңелле вакыт булса да, авыл хуҗалыгы тармагында мәшәкатьле чор. Хәзерге вакытта аграрийлар кышкы чорга терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сүзләренчә, бүгенге көндә райондагы хуҗалыкларның һәрберсендә кышка мал азыгы хәзерләүнең кызган мәле.

– Бүгенге көндә биш мең гектар мәйданда берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чабып алынган. Бу барлык мәйданның 75 процентын тәшкил итә. Барлыгы 12 мең тонна печән 15 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу сан белән әлегә бер баш мөгезле эре терлеккә 12, 2 центнер хисабыннан азык берәмлеге хәзерләнгән дип әйтергә мөмкин, – дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, мал азыгын вакытында кырдан җыеп алу күпкә отышлырак, анда кирәкле витаминнар, туклыклылык саклана. Әлбәттә, бу тырышлык, эшне оештыра белүне тәлап итә.

–Бүгенге көндә мал азыгы запасын хәзерләү белән беррәттән, урып-җыю эшләренә дә әзерлек алып барабыз, – ди Фәрит Кыямов.– Мал азыгы хәзерләүне дә вакытында уңышлы төгәлләп чыгарбыз дип өметләнәбез. Һава шартлары уңай. Шулай ук һәр елдагыча район оешма, предприятиеләре көче белән, хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән, яфрак азык әзерләү эше дә оештырылды.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр бүгенге көн уңышы белән киләчәккә ит һәм сөт җитештерүчәнлеген арттыру юлында баралар.

 

 

 

Автор фотоcурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ