Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Сарымсак ютәлдән ярдәм итә

    Сарымсакның файдасы күп икәнен күпләребез белә. Сезгә тагын берничә киңәш тәкъдим итәбез

    • Йөткергәндә, өч тырнак сарымсакны изәсең дә, 2-3 аш кашыгы бал өстәп кайнатасың. Аннары суытып эчәсең. Ютәлнең эзе дә калмас.

    • Сарымсак көлен патока һәм атланмай белән кушып, яхшылап болгатырга. Кулдагы корчаңгыга, гел кычытып торган урынга шуны сөртәләр. Нәтиҗәсе искиткеч.

    • Тын  бетеп ин-тектергәндә, сарымсакны тоз кушып изәргә, шуны бергә-бер катнашында шәраб белән болгатып эчәргә, аннары җылы урында чалкан ятып торырга киңәш итәләр.

    Реклама

    • Көн саен ач карынга бер тырнак кына булса да сарымсак ашасагыз, күз тию, бозым ише нәрсәләрне бар дип тә белмәссез.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: