Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кочаклашыгыз!

Бүген, 21 гыйнвар - Халыкара кочаклашу көне икән бит, дуслар. Якыннарыгызны кочаклап, җылы сүз әйтергә онытмагыз!

Бәйрәмгә 1986 елда АКШта Гомумдәүләт кочаклашу көне дип нигез салынган. Бу бәйрәмне студентлар уйлап чыгарган, дигән фикер дә баш. Ничек кенә булмасын, якыннарыңның җылы кочагы, яхшы мөнәсәбәткә берни җитми.

Ә сез беләсезме, кочаклашу сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Белгечләр әйтүенчә, кеше бер-берсе белән кочаклашканда, организмда окситоцин дигән гормон барлыкка килә икән. Ә ул, үз чиратында, мәхәббәт, бәхет һәм эмоцияләрнең биологик өлеше өчен җавап бирә. Вәт!

Шуңа күрә әти-әни, сөйгән кешегезне, сабыйларыгызны, дусларыгызны, якыннарыгызны ешрак кочаклагыз!

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев