Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көнбагыш ашау «сукыр эчәккә» зыянлымы?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Вишневский исемендәге хирургия илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең абдоминаль хирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Кригер көнбагыш ашау аппендицит барлыкка килүгә сәбәп була алмый, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Көнбагыш һәм аппендицитның бер-берсенә бернинди катнашы да юк», — дигән ул. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә әлеге авыру барлыкка килү куркынычын тудыручы факторлар билгеле түгел.

Табиб әйтүенчә, бу чир күбесенчә олы яшьтәге кешеләрдә очрый, шул ук вакытта аны еш кына гинекология авырулары белән бутыйлар. Аппендицитны антибиотиклар белән дәвалап булмый: әгәр диагноз дөрес куелган икән, операция ясарга кирәк.

 «Аппендицит — түзә алмаслык каты авыру, дигән фикер киң таралган. Бу дөрес түгел. Әгәр корсакта пычак белән кискән кебек, түзеп булмаслык авырту барлыкка килгән икән, бу еш кына чәнчү яки җенес органы перфорациясе булырга мөмкин», — дип аңлатты белгеч.

 

Аппендицитның классик симптомнары – корсакның өстендә яки бөтен корсакта авырту барлыкка килү, укшыту һәм авыртуның берничә сәгатьтән соң корсакның уң ягында аскы өлешкә күчүе. Әмма үз-үзеңә диагноз кую белән шөгыльләнергә ярамый – табибка күренергә кирәк.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/knbagysh-ashau-sukyr-echkk-zyyanlymy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев