Баулылар киләсе елга планнар коралар
Җәмгыять

Баулылар киләсе елга планнар коралар

Томбарлы авыл җирлегенең Миңнегол һәм Шәмәй авылларында халык җыеннары узган. Очрашулар вакытында төзекләндерү һәм иминлек мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә торган үзара салым программасы турында сөйләшү булган.

Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә, авыл җирлекләрендәге проблемаларны хәл итүгә халыктан җыелган бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе бирелә. Томбарлы җирлегендә яшәүчеләр бу программаның нәтиҗәле булуын яхшы белә, шул исптән Миңнегол һәм Шәмәй авыллары халкы да. Бу юлы да әңгәмә барышында, үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны һәм республика бюджетыннан килгән финансларны тоту турында үз фикерләрен әйткәннәр. Уртак фикергә килеп, үзара салым акчаларын түбәндәге эшләргә юнәлтергә булганнар:

Янгын сүндерү савытын сатып алу. Янгынга оператив җавап бирү мәсьәләсен халык бертавыштан өстенлекле дип атаган. Даими су запасы булу – йортларны, хуҗалык корылмаларын һәм янәшәдәге кырларны янгын куркынычы булган сезонда саклау өчен кирәкле шарт.

Тракторны җиһазландыру. Элегрәк Томбарлы җирлеге, грант отып, аның акчасына заманча техника сатып алган иде. Аннан мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалану өчен, асылмалы төяү җиһазлары сатып алырга карар кылынган. Бу урамнарны кардан тиз арада чистартырга, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерергә һәм авыл халкына хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Техникага хезмәт күрсәтү һәм аны карап тоту. Җыенда катнашучылар фикеренчә, трактор төзек эшләсен өчен, планлы техник хезмәт күрсәтергә, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр сатып алырга кирәк. Бу чыгымнарны алдан ук планлаштырып, техниканың озак һәм өзлексез эшләвен тәэмин итә. Авыл халкы депутатларның җирле советы утырышында килешенгән инициативаларны бертавыштан хуплаган.

Акчаларны бүлүнең үтә күренмәлелеге һәм узган еллардагы күренеп торган нәтиҗәләр халык белән муниципалитет арасындагы үзара ышанычны ныгыта.

– Алда безне бик күп уртак эшләр көтә. Без киләчәктә дә җирлегебез хакына, заман таләпләренә җавап биреп һәм бер-беребезгә ярдәм итеп хезмәт итәчәкбез. Мондый җыеннар уртак җаваплылык һәм туган җир турында эчкерсез кайгырту булган җирдә теләсә нинди бурычлар үтәлергә мөмкин икәнлеген ачык күрсәтә, – дип ассызыклады Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева.

 

Фото: Айгөл Минәҗева архивыннан


Нет комментариев