Тиздән без барыбыз да көткән Яңа ел җитә. Бәйрәм өстәленә сыйфатлы ризыкларны ничек сайларга? Күпләребез балык уылдыгы сатып алганда аеруча да икеләнеп кала. Моны ачыкларга белгечләр ярдәм итәчәк. Сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева җавап бирде.
– Яңа ел табынына ризыклар сатып алабыз. Кызыл уылдыкны ничек сайларга: табигый, имитацияләнгән, катнаш, структуралаштырылган уылдыклар бар, аермасы нәрсәдә?
– Имитацияләнгән уылдыкны еш кына көрән төстәге суүсемнәрнең натрий альгинаты булган полисахаридыннан ясыйлар. Натрий альгинатының буялган һәм хуш исле эремәсен кальций хлоридына тамызалар. Нәтиҗәдә, тышкы яктан уылдыкка бик охшаган түгәрәк формадагы “уылдыклар” барлыкка килә. Ясалма уылдыкка табигый тәм бирү өчен, натрий альгинаты эремәсен балык шулпасында әзерләргә мөмкиннәр. Шулай ук имитацияләнгән уылдык әзерләгәндә желатин, каррагинан (аны кызыл суүсемнәрдән алалар) һәм башка маддәләр кулланырга мөмкиннәр. Алар белән эшләү принцибы натрий альгинаты белән эшләү принцибы белән бер үк: ароматизаторлар һәм буягычлар, тагын балык шулпасы өстәлә.
Структуралаштырылган уылдык – бу продукт составы буенча табигый уылдыкка шактый якынрак. Нигез итеп уылдык согы (джус) алына. Табигый уылдыклар зарарланган очракта, джус барлыкка килеп, агып чыга, шуңа күрә нәтиҗәдә уылдык куе шулпада йөзгәндәй була. Нәкъ менә аннан структуралаштырылган продукция әзерлиләр, ә тышчаны гельләштерүче компонентлар (желатин һәм башкалар) ярдәмендә ясыйлар. Кайвакыт, табигый уылдыкка күбрәк охшаган продукт барлыкка килсен өчен, ароматизаторлар һәм буягычлар эшкә җигелә.
– Чын уылдыкны ялганнан ничек аерырга?
– Фальсификат алмаска телисез икән, чын уылдыкны аерырга өйрәнергә кирәк. Иң беренче бәягә игътибар итү зарур. Әгәр килограммы 4000 сумнан да түбәнрәк булса, мөгаен, табигый булмаган продукт. Маркировкага карагыз. Чын уылдыкка, гадәттә, “Сөләйман уылдыгы” (“икра лососевая”) дип язалар. Әгәр этикеткада яки арткы ягында “икорное изделие”, “икорно-рыбный продукт” һәм башка шундыйрак сүзләр язылган булса, сезнең каршыгызда чын уылдык түгел. Составын укыгыз. Чын уылдык составында бары тик уылдык үзе, тоз һәм консервантлар (бензой һәм сорбин кислоталары тозлары), үсемлек мае гына була. Альгинат, куерткычлар, каррагинан, төрле буяулар кебек өстәмәләр икән, бу – имитацияләнгән уылдык. Әгәр мондый ингредиентлар белән беррәттән чын уылдык та санап үтелгән булса, сезнең алда, мөгаен, табигый һәм ясалма уылдык катнашмасы.
Уылдыкның тышкы кыяфәте. Еш кына “контрафакт” продукция җитештерүчеләр арзан бәядән алынган буягычлар һәм тәмләткечләр куллана. Мондый продукцияне санитария-гигиена таләпләрен һәм технологияләрен үтәмичә генә җитештерәләр. Шуңа бәйле рәвештә, мондый уылдыкның төсе табигый булмый (бик кызыл яки сары). Өслектә күбеккә охшаган җыелма булырга мөмкин, ә бу исә әчү, бозылу процесслары турында сөйли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: тышкы яктан нормаль продукция кебек күренсә дә, аларда төрле авырулар китереп чыгаручы таякчыклар булырга мөмкин. Шуңа күрә таныш булмаган брендларның продукциясен алмаска киңәш итәм.
Формасы. Ясалма уылдыкны технологияне үтәмичә яисә кул астындагы чаралар (шул исәптән промышленность өчен булмаган) кулланып ясарга мөмкиннәр. Нәтиҗәдә уылдыклар түгәрәк кенә түгел, бәлки овал формасында һәм башка төрле дә булырга мөмкин. Әмма табигый уылдыклар бераз изелгән, деформацияләнгән булырга да мөмкин, ләкин нормада алар һәрвакыт түгәрәк була. Чын уылдыкның “күзе” дә була. Карасаң, табигый уылдыкта яралгы – аксым-май эмульсиясендә тышча астында йөзүче зур булмаган куыкчык –күренә. Кайвакыт имитацияләнгән продукциядә дә “күз”гә охшаган нокта булырга мөмкин. Моңа караңгырак төсмердәге буягычны куллану юлы белән ирешелә һәм аны дөрес булмаган формасы, сыеклык эчендә йөзеп йөрүеннән аерырга мөмкин. Чын уылдыкны аеру буенча тәҗрибә үткәрергә дә мөмкин: уылдыкны кайнаррак суга (кайнап торган суга түгел) салырга һәм әкрен генә сытып карарга. Табигый уылдык, аксым продукты булганлыктан, кайнар суда ойый башлый һәм суны тонык аксыл төскә буяр. Имитацияләнгән уылдыкның төсе тулысынча суга чыгачак яки бөтенләй эреми.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев