Иван чәй әзерлибез
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иван чәй әзерлибез

Иван-чәй ясап караганыгыз бармы? Аны төрлечә ясыйлар. Әмма түбәндәгечә ясасагыз, чәй аеруча тәмле, хуш исле булачак.

Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырыгыз.

Тәрәзә төбендә кояшта өч көн торгач, аны иттарткычның эре тишеклесеннән чыгарырга кирәк. Табакта яхшылап уганнан соң, өстенә дымлы чүпрәк каплап, 8 сәгать тотарга да, җәймә өстенә таратып, төнгелеккә калдырыгыз.

Икенче көнне 90-100 градуска кадәр кызган газ мичен ябып бетермичә генә киптерәләр.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: татар-информ

Чыганак: http://zamansulyshy.ru/news/ash-su-blmsend/ivan-chyne-nichek-yasyylar


Нет комментариев