Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы яшүсмерләре спиртлы эчемлекне каян ала?

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы район мәгариф бүлегенең утырышлар залында үтте. Бу юлы да үз балаларына тиешенчә тәрбия бирмәгән ата-аналар, тәртип бозган яшүсмерләр чакырылган иде.

– Сезнең балагызга вакытлыча приютта булу яхшырак, – диде комиссия рәисе Илмира Хөснуллина утырышка чакырылган әни кешегә. Ул спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата. Соңгы вакытта дүртенче сыйныфта укучы кызына бөтенләй дә тиешле тәрбия бирмәгән ул. – Сез алдагы тормышыгызны ничек күз алдына китерәсез? Бала белән бергәме, әллә үзегез генәме? Уйлагыз! Һаман шулай дәвам итә икән, без кызчыкны гаиләдә калдыра алмыйбыз. Быел сезгә карата икенче тапкыр административ материал килде.

– Бала бик начар укый, – дип характеристика бирде мәктәп вәкиле. – Аңа тырышырга кирәк. Бала яхшы укысын өчен өйдә дә аның белән шөгыльләнергә кирәк.

Әни кеше төзәлергә сүз бирде, чәчтарашка укуын әйтте. Ана кешегә карата бу соңгы кисәтү.

Комиссия каршына бер-бер артлы кергән яшүсмерләр спиртлы эчемлек кулланганнар, җәмәгать урыннарында үзләрен тәртипсез тоткан һәм төнлә белән 22 сәгатьтән соң өлкәннәрдән башка гына урамда калганнар. Икенче яшүсмер укуын быелның гыйнвар аенда ук ташлап кайткан. Ул бу хакта әнисеннән башка бер кешегә дә әйтмәгән, әнисе дә тиешле органнарга хәбәр итмәгән. Яшүсмер ярты ел вакытын юкка сарыф иткән.

Ни өчен укуын ташлаган яшүсмер хакында бер кая да хәбәр итмәгәннәр? Яшүсмерләр каян спиртлы эчемлек ала, аларны нинди җәза көтә? Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә карарга һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев