Татар Томбарлысы авылында чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнде
Шәһәрдә һәм район җирлекләрендә яшәүче халык кулыннан килгәнчә, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм җыюда үз өлешләрен кертәләр. Шушы көннәрдә Татар Томбарлысы авылы халкы чираттагы ярдәмен әзерләде.
Татар Томбарлысы авыл җирлеге сәркатибе Айгөл Миназова хәбәр иткәнчә, авыл кешеләре кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәргә генә тора, халык бердәм.
– Бу юлы без гуманитар ярдәм итү максатыннан яшелчәләр, бигрәк тә бәрәңге китерүләрен сорадык. Шулай ук солдатларыбыз соравы буенча, мендәр, одеал һәм матраслар алып җибәрергә әзерләдек. Мөмкинлекләре булганнар бәрәңгене үзләре дә китерде, үзебез машина белән барып та алдык.
– Бәрәңге күп, солдатларыбызга ярдәм кирәк булганда, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Берүк илләребез генә тыныч булсын иде, – дип телиләр бертавыштан Зәбирә Әбүзарова һәм Фәүзия Карибуллина.
Фото: Эльвира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев