Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Фалих Миннушин изге эшләр башкара

Көзге уңыш җыеп алу вакыты. Баулы бакчачылары үзләренең бакчаларында үстергән гадәти булмаган яшелчә-җимешләре турында безгә дә җиткереп торалар. Кем нинди уңыш алган, ә менә баулылы Фалих Миннушин 25-30 килограммлы кабаклар үстергән.

Тырыш, чын күңелдән бакча эшен яратканнар гына мул уңышка ия була. Сиксән яше белән баручы Фалих Миннушин кечкенә генә бакчасында төрледән-төрле җиләк-җимешләр үстерә. Без килгәндә ул бакчасында алма җыеп йөри иде. Хуҗа сүзләренчә, быелгы җәй чия, слива, груша, алма өчен бик уңай булган. Бакча буйлап коймага үрмәләгән виноград тәлгәшләре дә күз явын алырлык.

Быелгы кабакларны Фалих абый бакчасыннан махсус арба белән ташыган, югыйсә, күтәрерлек түгел аларны, ди ул. Кабакларның эре булып үсүе дә, вакытын туры китереп, артык чәчәкләрен өзеп ыргытуда икән. Фалих абыйның гаиләсе зур түгел, өч кызы бар. Аларның да икесе еракта. Шунлыктан мул уңышын ул Баулының “Семья” приютында вакытлыча тәрбияләнүче балаларга илтә. Бакчасында нинди генә җиләк-җимеш үстерсә дә, балаларга өлеш чыгара ул.

–Чия, слива, грушаларны инде күршеләргә, туганнарга, белгән кешеләремә тараттым, – ди Фалих абый. – Алма да быел бик күп. Ярый әле өем балалар приютына якын. Сабыйларга ризык булсын. Аларга илтә алганыма сөенеп туя алмыйм. Балаларны бик яратам, үземнең дә алты оныгым бар минем.

Утыз ике елдан артык технологик транспорт идарәсендә автобуста шофёр булып эшләп, Баулы халкына тугъры хезмәт иткән ветеран, бүгенге көндә балаларны үзе үстергән тәмле җиләк-җимешләр белән сыйлап, сөендерә алуы белән бәхетле.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев