Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда шахмат турниры булды

Бүген 1нче спорт мәктәбендә 9 яшькә кадәрге балалар арасында шахмат буенча Баулы шәһәре беренчелеге узды.

Баулыда шахмат белән шөгыльләнүче балалар бик күп. Бу юлы да шахмат турнирында катнашучылар бихисап иде. Алар — шәһәр мәктәпләренең беренче сыйныфында укучы һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче 40тан артык бала. Алар белән тренерлар Гөлчәчәк һәм Николай Коротаевлар шөгыльләнә. "Виктория" балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек Камил Гәрәев шахмат түгәрәгенә бер ел чамасы элек йөри башлаган. "Улым шахмат уйнарга бик ярата. Бүген турнир булганга, миннән дә иртәрәк торып утырган иде, — ди Камилнең әнисе Эльмира Гәрәева. — Шахмат түгәрәгенә йөри башлагач, холкы яхшы якка үзгәрде. Математикага сәләте артты. Укучылар йортына мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри башлагач, бәлки, шахматтан туктап торырсың, дигән идем. Юк, йөрим, диде. Аңа бик ошый." Ярышларның баш хөкемдары Николай Коротаев сүзләренә караганда, бүген Баулыда узган шәһәр беренчелеге үзенә күрә сайлау этабы да булып тора. Аның җиңүчеләре гыйнвар ахырында Казанда 9 яшькә кадәрге балалар арасында шахмат буенча Татарстан беренчелегендә Баулы районы данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы