Татарстанда бер баланы трактор таптап үтергән
Әлмәт районында коточкыч фаҗига килеп чыккан.
Татарстанның Әлмәт районы Апак авылында кече яшьтәге бер бала печән төягән хәрәкәт итүче тракторның прицебына менәргә тырышып караган. Малай егылып китә һәм арба астында кала.
Алынган җәрәхәтләрдән бала фаҗига урынында ук үлгән. Трактор белән «үзйөрешле техника белән идарә итү хокукы булмаган» 38 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев