Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Өч бала агуланып үлгән, әтисе, әнисе, олы уллары реанимациядә ята

Мәрхүмә 6, 7 һәм 8 яшьлек кыз балалар тәрбиягә алынган булган. (18+)

21 ноябрьдә Ростов өлкәсенең Бессергенев станицасында фаҗига була. Биредә алты кешелек гаилә билгесез матдә белән агулана. 7 яшьлек кыз бала шунда ук үлә, өч баланы һәм әти-әниләрен хастаханәгә салалар. Аннары 8 һәм 6 яшьлек ике кыз бала да вафат була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүм балалар тәрбиягә алынган булган. «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Әти-әниләре Новочеркасск шәһәре хастаханәсендә реанимациядә ята. Аларның өлкән улы - тугыз яшьлек малайны да реанимациягә салганнар. Табиблар аның хәле авыр икәнен, әлегә үзгәрешләр булмавын әйтә.

Ир белән хатын тәрбиягә алынган балаларны яратуы, яхшы итеп тәрбияләве турында билгеле. Әтиләре коткаручы булып эшли, әниләре өйдә хуҗабикә була. Мәктәптә дә бу гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтәләр, диелә хәбәрдә.

Тулырак: intertat.tatar

Фото: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев