Фаҗига

Минзәлә районы Дружба авылы янында басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән

Минзәлә районы Дружба авылы янында басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсе сайтында.

«Нива» комбайнында эшләгән ир-ат, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, ургычка эләккән. Тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/alla-saklasyn-minzld-kombaynchy-urgychka-elgep-lak-bulgan


Нет комментариев