Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Имтиханын икелегә биргән кыз үз-үзенә кул салган

Мари Эльның Оршанск районында 15 яшьлек кыз бала үз-үзенә кул салган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, имтиханын икелегә биргән тугызынчы сыйныф укучысын бабасы ачулаган. Кыз әбисе һәм бабасы белән яшәгән. Әнисе Мәскәүгә акча эшләргә киткән булган. Имтихан нәтиҗәләрен кемдер сыйныфның социаль челтәрдәге төркеменә җибәргән һәм оныкларының икеле алуын әбисе белән бабасы да белеп ала.

Кыз бабасы ачуланганын телефонына яздырган һәм иптәш кызына җибәргән. Күпмедер вакыттан әбисе өйгә кайтып, оныгының гәүдәсенә тап була.


Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/imtikhanyn-ikeleg-birgn-kyz-z-zen-kul-salgan-babasy-achulangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев