Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бер фатирда яшәүче өч студент кызны үтергәннәр

30 сентябрьгә каршы төндә Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә Башкортстаннан килгән өч кызның мәете табылган. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Җирле медицина көллиятенең 18-20 яшьлек студент кызлары пычак яраларыннан үлгән дип фаразлана. Ике кызның гәүдәсе – ут төртеп яндырылган фатирда, өченчесенеке күпфатирлы йорт ишегалдында табылган. Фаразлар буенча, кызларны балта белән чабып үтергәннәр.

Кызлар әлеге фатирда бер ел бергә яшәгәннәр. Фаҗига алдыннан алар һәммәсе дә социаль челтәрләргә кергәннәр.

Ике кыз Баймак районында туган, берсе Күгәрчен районыннан булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев