Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кызылъярның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре концерт карады

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкләгән агитбригада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, игенчеләр өчен кечкенә концерт программасы белән Кызылъяр авылына барды.

Ел саен авыл хезмәтчәннәре өчен концерт ындыр табагында үтә. Бу юлы да үзешчән артистлар килгән автобус килеп туктау белән концерт карарга җыелыштылар.

– Без электән үк Совет заманнарыннан килгән матур гадәтләргә тугры калып, бүген дә авыл хезмәтчәннәрен авыр хезмәтләреннән бераз гына булса да ял иттереп алырга булдык, – ди агитбригада җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова. – Быел  “Җырлап яшик, җырлап эшлик” дигән программа белән район игенчеләрен сөендерәбез. Аларга арымыйча эшләүләрен телибез.

– Бүгенге көндә авыл эшчәннәренең иң җаваплы чоры, – ди агроном булып эшләүче Ришат Фәррахов. – Игеннәрне җыеп алу вакыты. Кыздыра. Бөтен уңышлар өлгерде, җитеште. Әле менә бик сөенеп ял сәгатенә җыелдык. Аларга рәхмәт. Безгә дәрт-дәрман өстәп китәләр.

– Көннәр кызу, кызу эш көне. Шундый вакытта безне килеп ял иттерүләре өчен артистларга рәхмәт, – дип сөйләде эретеп ябыштыручы Тәлгать Идиятуллин. – Рәхәтләнеп ял итеп алганнан соң, эшләргә дә рәхәт. Тәнгә көч кереп китә.

–  Концерт бик матур, аз булса да, күңелгә ял бирә, – ди машина йөртүче булып эшләүче Мөслим Инсапов. – Ел саен киләләр артистлар. Электән үк шундый матур гадәт калган – игенчене, авыл хезмәтчәннәрен зурлау дип кабул итәм мин моны. Рәхмәт оештыручыларга.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X