Кәҗә асраучы баулылар субсидия алачак
Районның шәхси хуҗалыкларында 716 баш савым кәҗәсе асрала.
Савым кәҗәләре асраучы баулыларга, терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарының бер өлешенә компенсация рәвешендә, республика бюджетыннан бер баш терлеккә 500 сум исәбеннән акча бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе счётына 358 мең сум акча кергән инде.
Баулылар савым сыерларына терлек азыгы сатып алуга субсидияне агымдагы елның язында алды.
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев