Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыллар яме - мал көтүендә

Быел районда беренчеләрдән булып язгы көтүгә чыгуны Хансевәр авылы халкы башлап җибәрде.

Шәхси хуҗалыкларда мал асраучылар кышлату чорыннан соң язгы көтүләрне түземсезлек белән көтеп ала. Гадәттә, көтүлек булган авылларда беренче көтүләр май аенда башланып китә. Быел Хансевәр авылы халкы май аен көтеп тормаган, бертавыштан чираттан көтүгә чыгуны хуплап, малларны җәйләүләргә чыгарып җибәргәннәр.

– Хансевәр авылында быел шәхси хуҗалыкларда йөзгә якын мөгезле эре терлек бар, – ди Салих авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов. – Көтүгә иң авыры - беренче булып башлап җибәрүчеләргә. Быел да чираттан булгач, уңайлы булыр дип уйлыйм. Бер баш малга, бер көн көтүгә чыгу. Авылдашыбыз Илдар Низамиев “җиңел аяктан”өч көне белән башлады. Чөнки аның хуҗалыгында өч баш эре мөгезле терлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ