Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанга 20 градуслы салкыннар якынлаша

Декабрь башы нормадан караганда салкынрак булачак.

Декабрь башы Татарстанда климат нормасыннан салкынрак дип фаразлана. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Челнинские известия»гә сөйләгәнчә, республика ике өлешкә бүленгән: төньяк өлеше тискәре аномалияле зонада, ә көньяк өлеше нормаль температуралы зонада. Казан һәм Чаллы уртада урнашкан.

Гомумән, озак вакытлы фараз буенча декабрьдә Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. 

Шимбә көнне көндез һәм төнлә -6 градуска кадәр көтелә, якшәмбе көнне -11 градуска кадәр суыта. 6 һәм 7 декабрьдә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, озак вакытлы фараз буенча, -20 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев