Татарстанда җылы һава торышы саклана
Һава торышы

Татарстанда җылы һава торышы саклана

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. 

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк.

Төнге +5..+13 градустан соң, көндезге сәгатьләрдә төбәк территориясендә һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев