Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Октябрьдә дә әбиләр чуагы җитә?

Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда алдагы көннәрдә нормадан 6-8 градуска югары температура урнашачак.

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Алдагы көннәрдә Идел буе федераль округында әбиләр чуагы хакимлек итәчәк, температура нормадан 6-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу алдагы ике көндә көндез һава температурасы +14..+18 градус булачак дигән сүз», - дип искәртте метеоролог.

Вильфанд сүзләренчә, суперҗылы (нормадан 7-8 градуска югарырак) һава торышы Урал һәм Көньяк Себер төбәкләрендә дә урнашачак. Моннан тыш, Таймыр, Якутия, Бурятия һәм Байкал артының көньягына да аномаль җылы һава торышы киләчәк.

Элегрәк КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев бу көздә аномаль җылы һава торышының астрономик сәбәпләр аркасында Татарстанга кабат килүе мөмкин түгел дип белдергән иде.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев