Октябрь  аена һава торышы
Һава торышы

Октябрь аена һава торышы

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, октябрь ае җылы киләчәк.

Явым-төшем аз булачак. Айның беренче декадасында һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булуы фаразлана. Яңгырлар көтелми.

Иртәгә – 2 октябрьдә төньяктан һава агымнары үтеп керү сәбәпле, температура берникадәр кимиячәк. Әмма барыбер нормадан югары булачак. Хәзерге вакытта тәүлеклек уртача температура +8+9 градус булырга тиеш. Әлегә ул +11 градус чамасы. Якындагы көннәрдә термометрның терекөмеш баганасы +15…+17 градус, төнге сәгатьләрдә +3…+7 градус күрсәтәчәк.

 


Нет комментариев