Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Рассольник рецепты

Баулы хуҗабикәләренә быелгы уңышындан кышка салат рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк

    0,5 кг перловка

    3 кг кыяр

    1 кг кишер

    1 кг суган

    0,5 л томат пастасы («Кухмастер»ныкы әйбәт була)

    250 грамм шикәр комы

    250 грамм үсемлек мае

    4 аш кашыгы тоз

    100 гр уксус

Эш барышы

1. Башта перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез.

2. Кыярны, кишерне һәм суганны турыйбыз да 40 минут үзләрен генә пешерәбез.

3. Перловка, кыяр, кишер һәм суганга томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып янә 15 минут пешереп алабыз.

4. Пешеп чыкканда гына 100 грамм уксус салабыз.

5. Стерильләштерелгән банкаларга салып, юрган яки тастымал астында суынганчы тотабыз.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев