Минераль суда аз тозланган кыяр
Кыярлар өлгереп җитте, сезгә тиз тозлау ысулын тәкъдим итәбез
Кирәк:
* эре булмаган кыяр - 500 г;
* газлы минераль су - 500 мл;
* тоз - 1 аш кашыгы;
* сарымсак - 3-5 теш;
* чәчәкле укроп - бер тотам.
Эш барышы:
1. Савыт төбенә укропның һәм туралган сарымсакның яртысын салабыз.
2. Кыярны юып, очларын кисеп ташлыйбыз. Савытка тыгыз итеп тутыраб
3. Кыяр өстенә калган укроп һәи туралган сарымсак салабыз.
4. Аерым бер савытта әз микъдар минераль суда 1 аш кашыгы тоз эретәбез.
5. Әлеге тозлы суны савытка агызабыз. Өстенә, кыярлар тулаем капланырык итеп, минераль су коябыз.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев