Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кышлыкка салатлар рецепты

Баулы хуҗабикәләренә кышлыкка салатлар рецептын тәкъдим итәбез

Чөгендерле борыч

3 кг болгар борычы;

1 кг кишер;

3 чөгендер;

3 суган;

2 кг кызыл помидор;

бераз үсемлек мае;

1 чәй кашыгы тоз;

2 чәй кашыгы шикәр комы;

ярты чәй кашыгы төелгән борыч.

Кишер, чөгендерне эре угычтан уып, суганны ярымбоҗралап турап, үсемлек маенда йомшарганчы кыздырабыз.

Эче алынган борычларга кыздырылган яшелчәләрне тутырабыз. Бик тыгыз итмәскә кирәк.

Помидорны иттарткычтан чыгарып, киң савытка бушатабыз да, кайнатырга куябыз. Кайнап чыкканнан соң тоз-шикәрне, төелгән борычны һәм тутырылган борычларны салып, 30-40 минут пешерәбез.

Борычларны парланган пыяла банкаларга тутырабыз. Ә табакта калган помидор согын тагын бер кайнатып чыгарып, борыч өстенә агызабыз да, калай капкач белән томалыйбыз.

 

 Дөгеле борыч

Ашыйсы килгәндә тиз генә тамак ялгап алу өчен бик яхшы була.

0,5 литрлы 5 банка чыга

900 г болгар борычы;

800 г кишер;

80 г петрушка, сельдерей, пастернак тамыры;

200 г суган;

200 г дөге;

30 г укроп;

1 аш кашыгы тоз;

1 аш кашыгы шикәр комы;

800 г томат пастасы (өйдә әзерләгәне дә ярый);

1 кг помидор;

1 стакан үсемлек мае.

Борычны юып, эчен алабыз.

Дөгене аралап, яхшылап юабыз һәм тозлы кайнар суда бүрттерәбез. Суын саркытып, салкын су белән чайкатабыз.

Үсемлек маен ак төтен чыга башлаганчы кыздырып, дөге өстенә агызабыз. Барлык яшелчәләрне турап, дөгегә кушабыз, тоз һәм шикәр комын өстибез, яхшылап болгатып, борычларның эченә тутырабыз.

 

Томат пастасыннан соус ясап (помидорны иттарткычтан чыгарып, үзегез дә ясый аласыз), кайнатырга куябыз. Ул кайнау халәтенә җитүгә, парланган банкаларга берникадәр шушы соусны агызып, тыгыз итми генә борычларны тутырабыз, өстән тагын кайнар соусны агызабыз.

Банкаларны калай капкач белән каплап торып, 70 минут «су мунчасы»нда стерильләштерәбез. 0,5 лирлыларын – 70 минут; 1 литрлыны – 120 минут.

Аннары банканы герметик томалап, салкын урынга куябыз.

 

 Борыч икрасы

500 г болгар борычы;

500 г яшел помидор;

1 зур суган;

1 тырнак сарымсак;

4 аш кашыгы үсемлек мае;

тоз.

 

Яшелчәләрне табага тезеп, газ мичендә пешереп алабыз. Борычка 35 минут та җитә, помидор белән суганга 40 минутлап кирәк. Кабыкларыннан һәм орлыкларыннан арындырылган яшелчәләрне блендер белән издерәбез. Май һәм тоз өстәп, ут өстенә пешерергә куябыз. Капкач ябарга кирәкми, суы кимесен. 10 минут пешергәч, парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән ябабыз.

 

 Помидорлы ташкабак

500 г кыздырылган ташкабак;

500 г помидор;

4 тырнак сарымсак;

1 чәй кашыгы тоз;

2 аш кашыгы он;

ташкабакны кыздырырга май.

 

 Ташкабакны кабыгыннан һәм орлыгыннан чистартып, боҗралап турыйбыз. Һәр боҗраны онда әвәләп, майда кыздырабыз.

Помидорларны телемләп турыйбыз. Сарымсакны ваклыйбыз.

Кыздырылган ташкабак, помидор һәм сарымсакны банкаларга чиратлаштырып тутырабыз, тоз сибәбез һәм «су мунчасы»нда 35 минут стерильләштерәбез.

Калай капкач белән томалап, салкынча урында саклыйбыз.

 

 

Кабак икрасы

2 кг ташкабак;

4 суган;

ярты стакан үсемлек мае;

1 чәй кашыгы тоз;

1 чәй кашыгы шикәр комы;

6 тармак петрушка;

6 тармак укроп;

2 чәй кашыгы 9 процентлы аш серкәсе (уксус);

төелгән борыч.

Ташкабакларның «койрыгын» кисеп, 1 см калынлыктагы боҗралап турап (яшь ташкабакның кабыгын әрчисе юк), кәстрүлгә салабыз да, төбенә аз гына су салып, йомшаганчы пешерәбез. Ташкабакның күләме яртылаш кимергә тиеш. Гел болгаткалап торабыз.

Суганны турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

Укроп белән петрушканы, сарымсакны вак итеп турыйбыз. Барысын да ташкабак янына салып, яхшылап болгатабыз, тоз, шикәр комы, аш серкәсе өстибез. Парланган пыяла банкаларга тутырып, 0,5 литрлыларын 70 минут, 1 литрлысын 80 минут «су мунчасы»нда стерильләштерәбез.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/salat/kyshka-i-tmle-salat-retseptlary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев