Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Глобус” салаты

Кышлыкка сезгә салат рецепты тәкъдим итәбез

Салат өчен 2 килограмм помидор, 1 килограмм баклажан, 1 килограмм татлы борыч, яртышар килограмм суган һәм кишер алына. Тәмләткечләрдән 1 аш кашыгы шикәр комы, тоз, 200 грамм үсемлек мае, 100 грамм 6 процентлы аш серкәсе кирәк булыр.

Помидорларны — зур булмаган өлешләргә, баклажан, суган һәм кишерне эрерәк кисәкләргә турыйбыз. Казанга башта кишер белән суганны, аннары баклажанны, ә иң өскә помидор кисәкләрен тезәбез. Алар өстенә барлык тәмләткечләрне салабыз, тик аларны бутамыйбыз. Шулай, казанның капкачын каплап, кайнатып чыгарабыз һәм талгын утта 35-40 минут пешерәбез.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырыр алдыннан гына салатка аш серкәсе кушып җибәрәбез. Баклажанны алдан тозлы суда тотсагыз, салатка ачысы чыкмас.

Фото: /pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев