Бәрәңге боткасын ничек тәмле итәргә?
Баулы хуҗабикәләренә бәрәңге боткасын пешерү ысулын тәкъдим итәбез
Бәрәңгене изгәннән соң, аңа каймакка уылган сыр һәм вак итеп туралган сарымсаклы катнашма салып, аз гына газда тотып алырга.
Бәрәңгегә сөт урынына кайнар тавык шулпасын салып изүчеләр дә бар. Сөт урынына: берничә кашык каймакка бер-ике күкәй сытып болгатыгыз. Бәрәңге боткасына аз гына сыер мае һәм вак итеп туралган укроп, петрушка, яшел суган, сарымсак салыгыз. Боткага вак итеп туралган чикләвек салу да аның тәмен үзенчәлекле итә. Боткага дигән сөт кайнар булырга тиеш. Салкын сөттән ул соры төскә керә. Бәрәңге боткасы озак итеп туглаганны ярата.
Фото: /pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/brge-bolamygyn-tmle-it-serlre
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев