Сабыр булу- сары алтынга тиң
Җәмгыять

Сабыр булу- сары алтынга тиң

Бүгенге тормыш шартларында, илдә барган вәзгыятьтә сабырлык иң өстен сыйфатларның берсе булып кала. Сабыр булу һәм аңа ирешү дә күркәмлелек билгесе. Районның имам мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов белән сабырлык, сабыр булу кебек кирәкле сыйфатларның берсе хакында әңгәмә кордык.

–Ислам дине күзлегеннән сабырлык төшенчәсен аңлатып үтегез рәхим итеп.

–Сабырлык -динебездә адәм баласына бирелгән мөһим сыйфатларның берсе булып тора. Аның берничә төре дә бар. Гомумән караганда, безнең бу дөньяда яшәвебез үзе бер сынау булып тора. Сабырлыкны да күбебез кайгы-хәсрәт килгән вакытта гына сабырлык төшенчәсе барлыкка килә дип күзаллый. Шәригатебез күзлегеннән караганда, сабырлык – ул өч төрле була. Аның беренчесе, чынлап та, авырлык килгән вакыттагы сабырлык. Икенчесе – яхшылык. Адәм баласына яхшы булганда, ниндидер муллык, байлык килгәндә дә башын югалтмыйча, сабыр итеп, шул нигъмәтләрне кабул итә белү. Ә өченчесе – ул Аллаһы Тәгалә кушканча яшәүдәге сабырлык. Ягъни, намаз укумы, эссе көннәрдә ураза тотудагы сабырлык, ниндидер җиңел юл белән харам байлык кулыңа төшү мөмкинчелеге булганда да сабыр итеп, аннан баш тарту.

–Бүгенге көндә каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Сабырсызланып, ашыгып хаталар да ясыйбыз. Сабырлыкны үзеңдә ничек булдырырга, ничек үз-үзеңне кулда тотарга өйрәнергә?

–Сабыр булу өчен, сабырлыкны тормышта кулланыр өчен сабырсызлыкның каян килгәнен аңларга тырышырга кирәк. Сабырсызлык – ул кешегә шайтан вәсвәсәсе белән килә. Сабыр булу өчен кеше үзенең хисләренә хуҗа була белергә, хисләре белән идарә итә белергә, үз хисләрен үзе юллаучы булырга тиеш. Моның өчен адәм баласына Аллаһы Тәгалә белән элемтәсен ныгытырга кирәк. Әгәр дә кеше һәрвакыт намазын укып торса, аңлап догаларын кылса, Аллаһы Тәгаләгә ялварып сорап, аның белән ниндидер элемтәне сизә торган булса, кешенең тормышында нинди генә көтелмәгән хәлләр килеп чыкса да кайгылымы ул, шатлыклымы, ул аңа мөрәҗәгать итә. Аллаһы Тәгалә коръәндә дә безгә әйтә, намазга һәм сабырлыкка ашыгыгыз, ди. Нинди генә авыр хәлдә калып та, югалып калмыйча, мөселман кешесе ике рәкәгать намаз укып, дога кылса, ул шул мизгелдә ялгышып эшләнәчщәк бик күп ялгышлыклардан котылып калачак. Ниндидер шатлыклы вакыйга булганда да, туктап, Алаһы Тәгаләгәнең бүләге буларак кабул итә белергә, аңа шөкер итәргә кирәк. Шул вакытта кеше һәрвакытта да ашыгулардан, ялгышлыклардан сабыр итеп, үзен саклап калачак.

–Сабырлык хакында сөйләшкәндә, әлбәттә, бүгенге көнебез, илдә барган махсус хәрби операция хакында да истә тотабыз. Кемнеңдер тормыш иптәше, әтисе, газиз баласы шунда. 

–Адәм баласы дөньяга туганчы ук, ана карынында булган вакытта ук аның тәкъдире билгеләнә. Әлбәттә, хәвеф-хәтәрле җирдә булган якыныбыз өчен без һәрберебез борчылабыз. Әмма Аллаһы Тәгалә кемнеңдер тәкъдиренә аның ниндидер фаҗига белән китәсен аңа язган икән, берни дә эшләп булмый. Күреп торабыз бүгенге көндә төрле юл фаҗигаләрендә дә, көндәлек тормышыбызда да төрле үлемнәргә дучар булучылар бар. Якыннарыбызга ил тынычлыгын яклау өчен китәргә туры килгән икән, Аллаһы Тәгаләгә иман китереп, аңа мөрәҗәгать итеп, аннан көч сорарга кирәк. Әлеге сынауларны җиңәр өчен көч бирсен дип телик. Аллаһы Тәгалә коръәндә дә безгә шундый догалар китерә. Әлбәттә, сугыш начар, анда бер гөнаһсыз кешеләр үлеп тора. Әмма шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә үзе белүчедер, аннан башка бер нәрсә дә булмый. Әгәр дә туганнарыбыз, улларыбыз, якыннарыбыз шул юлда йөриләр икән, бүген шундалар икән, бу да Аллаһының бер тәкъдире. Шуңа күрә аңа ялварып, якыннарыбыз өчен догалар кылып, аларга җиңеллек сорыйк. Бигрәк тә әти –әнинең балага булган яисә балаларның ата-анага багышлап кылган догалары бер киртәсез кабул була торган догалар. Догада булыйк. Динебездә сабырлык өчен дә әҗер-савап бар. Аллаһы Тәгалә дә сабыр итүчеләр бергә. Тормышыбызда шатлыкмы, кайгымы – нинди генә мәшәкатьләр булмасын, аны дөрес итеп динебез кушканча сабырлык белән үткәрә алсак, бер-беребезгә ихтирамлы һәм игътибарлы була белсәк, изгелеккә ирешкән булып саналырбыз.
 


Нет комментариев