Бакчачылык белән шөгыльләнүче кешеләр кыш көннәрендә дә тик тормыйлар. Кызылъяр авылында яшәүче Илсөяр Дәүләтшина тәрәзә төбе тутырып бакча гөлләре үстерү өчен үсентеләр чәчеп куйган. Ул иртә җитешә торган петуния төрләрен, безнең як табигатенә җайлашкан эустома чәчәкләренең үсентеләрен үстерә.
Эустома чәчәгенең матур, ачык төсләренә соклану өчен, бу үсемлек башта үсенте буларак өй шартларында үстерелергә тиеш. Чөнки орлыклар утыртылганнан алып, чәчәкләр барлыкка килгәнгә кадәр 4-6 ай вакыт кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә кайгыртучан хуҗабикәләр бу эшкә ноябрь- декабрь айларында ук тотына.
– Эустома бик нәзберек чәчәк, – дип сөйләде Илсөяр Дәүләтшина. – Әлбәттә, башта нәрсә дә булса утыртырга уйлаган кеше туфрак турында кайгырта. Безнең җирләр үсентеләр үстерү өчен бик каты, шуңа күрә мин үзем кибеттән алып куям. Ул инде әзер, йомшак. Бары тик дымлылыкны гына дөрес тота белергә кирәк.
Илсөяр сүзләренчә, орлык сайлау да бик җаваплы эш. Ул үзе орлыкларны интернет аша махсус кайтарткан.
– Әле ул ышанычлы дип алган орлыкларымның да күбесе томаланып калды, никтер чыга алмадылар, – дип уртаклашты ул. – Петуния утырткан кешеләр белә, аларның орлыклары бик вак, шуңа күрә мин аларны кечкенә таякчык ярдәмендә утыртам. Бик тирәнгә китсә дә, томаланып куярга мөмкин. Петунияләр бер чыгып үсеп китсә, ныгыйлар. Аларны мин хәтта бер үсентедән кисеп алып, тамырландырып, бердән өч-дүрт үсенте ясыйм. Ә эустома көйсезрәк. Минем әле бәлки тәҗрибәм дә җитеп бетмидер, әмма җәй көне чәчәкләр белән хозурланырбыз дип уйлыйм.
Дәүләтшиннарның тәрәзә төбе саен матур гөлләр. Хуҗабикә роза гөлләрен дә үзе үк тамырландырып ишәйтә бара икән. Шулай ук якыннарын үзе үстергән тәмләткечләр белән дә кыш буе сыйлый.
Эустома өчен нинди дымлылык, нинди яктылык кирәк? Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
Автор фотосурәте
Нет комментариев