Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәрнең онлайн узуы эшмәкәрләр өчен файдалы түгел

    Соңгы айларда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау йөзеннән барлык төр киңәшмә һәм җыелышлар элемтә аша ZOOM платформасында үтә. Район башлыгы җитәкчелегендә узган эшмәкәрләр белән киңәшмә дә онлайн режимда үтте.

    Район эшмәкәрләре, барлык төр хезмәт вәкилләренә ачыктан-ачык сораулар биреп, төгәл җаваплар алуга ирештеләр. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин шәхси эшмәкәрләрнең барлык төр дәүләт ярдәмнәреннән отышлы файдалану юлларын эзләргә, нинди генә шартларда да актив эшләргә чакырды. Аның фикерен салым инспекторы Валентина Галкина дәвам итте. Ул эшмәкәрләр өчен дәүләт тарафыннан бирелергә мөмкин булган барлык ярдәм – субсидия алу юлларын аңлатты. Киңәшмә барышында һәр килеп туган сорауга шунда ук җаваплар да бирә бардылар. Мәсәлән, көнкүреш товарларын, уенчыкларны ваклап сату белән шөгыльләнүче район эшмәкәрләре коронавирус пандемиясе сәбәпле кирәкле табыш ала алмадылар. Әлеге сорау аларны һаман борчый.

    – Безгә нишләргә, соңгы вакытта барлык төр бәйрәм чаралары да онлайн үтә, – дип хафаланды эшмәкәр Максим Аллаев.– Алга таба да август азагында узачак бәйрәм чаралары районда онлайн үтәр микән? Безгә әзерләнергәме- юкмы?

     

    Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасының алдагы санында укырга мөмкин булачак.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: