Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының яшь гаиләләренә дәүләт ярдәме

Баулы шәһәре администрациясендә “Татарстан республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча торак алуга социаль түләү хокукын бирә торган таныклыклар тапшыру тантанасы булды.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров Кәрибуллиннар, Сәлимовлар һәм Мифтахетдиновлар гаиләләренә “Татарстан республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча торак алуга социаль түләү хокукы турындагы таныклыклар тапшырды. Бу таныклыклар гаиләләргә торак сатып алуга яки төзүгә социаль түләү алырга мөмкинлек бирәчәк.

– Бу программа буенча, яшь гаиләләргә кире кайтарылмый торган субсидия бирелә, ул торак бәясенең 35 процентын тәшкил итә, – дип аңлатты “Яшьләр дөньясы” үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Оксана Иванова. – Бу субсидияне ипотека сертификатын түләргә, йортр төзергә, торак сатып алырга тотарга ярый. Субсидия алу шартларының берсе – гаиләдә ир яки хатынның берсе 35 яшьтән кече булырга тиеш. Безнең районда чират тиз бара, дип әйтергә була.

Бу программада катнашучыларга кураторлык итүче Оксана Иванова хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта безнең районда субсидия алырга 15 гаилә чиратта тора. Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, безнең районда бер елга өч-дүрт гаиләгә сертификат бирелә. Тиздән 2024 елда программада катнашучы гаиләләр исемлеге тапшырылачак. Киләсе елда кайсы гаиләләрнең субсидия алачагы быелның ноябрь ахырында билгеле булачак. Күп балалы гаиләләргә бу таныклык чиратсыз бирелә.

Мифтахетдиновлар тантанага гаилә белән килгәннәр.

– Без биш ел элек өйләнештек, дүрт яшьлек улыбыз Ролан үсеп килә. Тиздән гаиләбез ишәергә тора, – диләр Алсу белән Руслан Мифтахетдиновлар. – Әлегә арендага алынган фатирда яшибез. Быел исә, дәүләт ярдәме белән, торак алырга ниятлибез. Гаризаны күптән биргән идек, дүрт еллап көттек. Фатирны Баулыда алырга теләгән идек. Тик хәзер, бу программа шартлары буенча аны Татарстанның башка торак пунктларында да алырга мөмкин булгач, каян аласыбызны әлегә уйлыйбыз.

 Гөлмирә һәм Фәдис Кәрибуллиннар да арендага алынган фатирда яшиләр. Хәзер, субсидия алуга таныклык алгач, тиздән үзләренең торакларында яшәргә ниятлиләр. Тантанага кече кызлары Исмираны да алып килгәннәр.

– Без 2017 елда гаилә кордык, ике балабыз бар – улыбыз һәм кызыбыз, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә Гөлмирә Кәрибуллина. – Татарстанда яшь гаиләләргә торак алырга субсидия алырга ярдәм итә торган шундый программа барлыгын белгәч, бик сөендек.

– Без чиратка 2021 елда баскан идек, – ди Фәдис Кәрибуллин. – Без әлегә арендага алынган фатирда яшибез, быел үзебезнең шәһәребездә торак алу вариантларын карыйбыз. Иң мөһиме, аның якты һәм уңайлы булуы һәм балаларыбызга ошавы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев