Баулылар ефәк күбәләгенә каршы көрәшәләр
Быелгы җәй артык эссе булу Татарстан территориясендә урман корткычы – парсыз ефәк күбәләге таралуга йогынты ясады. Алар, агачларга һөҗүм итеп, тиз арада аларның яфракларын ашап бетерә. Шәрәләнеп калган агачлар Баулы районында да бар.
Быел яз иртә килде, ә аннан соң – артык эссе җәй. Кайбер көннәрдә һава температурасы 35-37 градуска кадәр күтәрелде, яңгырлар аз булды. Озакка сузылган корылык белән бәйле рәвештә, республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров билгеләп үткәнчә, көннәрнең артык эссе торуы урманнарда янгын чыгу куркынычын арттырып кына калмый, урман корткычы – парсыз ефәк күбәләге – таралуга да җирлек тудыра.
Парсыз ефәк күбәләге республика урманнарында яз көне үк активлашкан. Урманчылар сүзләренә караганда, корткычлар агачларга салган зыянны санарга әле иртәрәк. Ефәк күбәләге һөҗүм иткән агачлар кабат яфрак ярган урманнар да бар. Корткыч агачларга өч ел рәттән зыян салган очракта, агачлар көчсезләнә. Белгечләр әйтүенчә, парсыз ефәк күбәләге кортлары аеруча имән, каен, юкә, усак агачлары яфракларын яратып ашый. Азык җитми башласа, корткычлар ылыслы агачларга да күчәргә мөмкин.
Урманчылар 53 мең гектар мәйданда ефәк күбәләге чыганакларын юк иткән. Участокларны биологик препаратлар ярдәмнедә эшкәрткәннәр. Урман тармагы белгечләре хәзерге вакытта 2024 елгы корткычлар белән көрәшкә әзерләнә. Көз көне урманнарда масштаблы тикшерү үткәреләчәк. Җыелган мәгълүматны, алдагы эшләрне планлаштыру өчен, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрәчәкләр.
– Август ахырында һәм ноябрь башына кадәр Баулы районында парсыз ефәк күбәлегенең йомырка салган урыннарын нефть белән эшкәртү планлаштырыла, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә “Баулы урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Вероника Башкирова. – Нефть продуктлары – эшкәртелгән машина мае һәм керосин сөртү бу корткычларның үрчүен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан урман хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, эссе һәм коры җәй, кызганычка каршы, парсыз ефәк күбәләгенең зур мәйданнарга таралуына йогынты ясый. Шулай да, кыш нык салкын булган очракта, урман корткычлары йомыркалары өши һәм яз көне яңалары чыкмый.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев