Баулы районында котыру авыруын булдырмау гамәлләре – йорт һәм кыргый хайваннарга ветеринария чаралары һәм алар белән эшләүне, шулай ук халыкка мәгълүмат бирүне үз эченә алган комплексы эш ул. Бу эшләр кешеләрнең йогышлы авыру йоктыруына һәм хайваннар арасында авыруның таралуына юл куймауга юнәлдерелгән. Төп ветеринария чаралары турында Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, баш ветеринария табибы Илшат Гаязов сөйләде.
Саклану зыян итмәс
– Котыру авыруы – барлык җылы канлы хайваннарда, шул исәптән кешедә дә үлем куркынычы тудыра торган авыру, – дип мәгълүмат бирде Баулы районы баш ветеринария табибы Илшат Гаязов. – Терлекләргә елына бер тапкыр вакытында бу авыруга каршы вакцина ясатырга кирәк, бу саклану чарасы бушлай үткәрелә. Барлык гражданнарга мөрәҗәгатем дә шул: авырулар, күңелсезлекләрдән саклану өчен, ел саен хайваннарны шәһәр һәм район ветеринария белгечләренә күрсәтүдән курыкмаска, мәчеләргә, этләргә һәм башка продуктив хайваннарга вакцина ясауны оештырырга теләктәшлек итсеннәр иде. Бу котыру авырулары барлыкка килмәсен өчен эшләнә.
Котыру авыруын дәвалап булмый, шуңа күрә һәрвакыт азагы мал-туар һәм хайваннарның үлеме белән тәмамлана, кешеләргә йогышлы.
– Татарстанның кайбер районнарында, Башкортстанда, Оренбург өлкәсендә котыру очраклары ачыкланды. Шуңа күрә гражданнарның гигиена таләпләрен үтәүләрен сорыйбыз, – ди баш ветеринар. – Барыбыз да табигатькә чыгып йөрибез, урманга җиләк-җимешкә, гөмбәгә барабыз. Аннан кайткач, кулларны сабын белән ныгытып юарга кирәк, урманнан җыелган җиләкләрне, гөмбәләрне дә эшкәртер алдыннан яхшылап юарга кирәк.
Авыру ничек йога?
Хайваннар котыру авыруын авыру хайван белән турыдан-туры элемтәдә булганда йоктыра. Нигездә, табигатьтә төлкеләр бу вирусны йөртүче булып тора. Алар барлык төр кимерүчеләрне дә, кыргый этләрне дә, йомран һәм барлык җылы канлы хайваннарны да зарарлый.
– Авыру хайван үзен башкача тота башлый, – ди Илшат Гаязов. – Әгәр табигатьтә кыргый фаунада булган хайван яки теләсә нинди имезүче сездән курыкмый яки сезгә якынлаша икән, якын килмәсен өчен, ашыгыч рәвештә алар белән элемтәдән качарга кирәк. Шулай ук төкерек белән, авыру хайваннарның бүлендекләре белән, хайван тешләсә дә бу авыру тиз тарала. Бу вакцинацияләнмәгән йорт хайваннарына да кагыла, мәсәлән, мәчеләр яки этләр тырнап алса да куркыныч тудыралар. Һәрхәлдә, башка барлык йорт хайваннарына профилактик дәвалау вакцинациясен үткәрү өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук котыру авыруына шик булганда, барлык чараларны да үткәрәбез. Бу – дезинфекция, вакцинация, әгәр авыру хайван булса, аларны изоляцияләргә, башка хайваннар белән элемтә булса, ике атна дәвамында күзәтергә һәм алга таба карар кабул итәргә кирәк була.
Авыру билгеләре
Баш ветеринар сүзләренә караганда, авыру хайван, беренче чиратта, яктылыктан, судан курка. Авыруның тыныч формасы була, эт яки мәче үз-үзенә “йомылып” китә, оясыннан чыкмый, хәтта йоклаган урыныннан тормый башлый. Икенчесе көчле – котыру формасы.
– Ул вакытта хайван агрессив була: ташлана, тере предмет яки тере булмаса да, рәттән барысын да тешли башлый. Мәсәлән, таяклар кимерә, төкереге күпләп бүленеп чыга, селәгәе ага. Төп билгеләре шундый, – дип аңлатты Илшат Гаязов. – Билгеләрсез дә була, ул чагында без күрмәскә дә мөмкин. Хайван тын гына йөри, судан һәм ризыктан баш тарта.
Әгәр мондый билгеләр булса, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
– Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: балалар чит мәче һәм этләргә якын килмәсеннәр, аларны үзләре янына чакырмасыннар, сыйпамасыннар. Гомумән, юлда очраган башка хайваннар белән дә бернинди элемтәгә кермәсеннәр иде, – дип киңәш итте баш ветеринар. – Балаларга таныш булмаган чит хайван белән элемтәдә булган очракта әти-әниләренә тиз арада үзләре хәбәр итәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Ниндидер хайванның, хәтта ул сезнеке булмаса да, үз-үзен дөрес тотмавын күргән очракта, 5- 77- 23, 5-77-38 телефоннары аша ветеринария хезмәтенә хәбәр итүегезне сорыйбыз, – дип, сүзен йомгаклады Илшат Гаязов.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев