Зелпегә (жимолость) яхшы тәрбия кирәк. Алай булмаганда, аннан яхшы уңыш көтмәгез. Бу куаклар парлы булганда гына мул уңыш бирәчәк.
Бакчадагы зелпе куагы ялгызы гына серкәләнә алмый, шунлыктан аның җимешләре бөтенләй дә булмаска мөмкин. Шуңа күрә аны төрле сорттагы 2-3 куак утырту отышлы.
Зелпенең үсеп чыккан артык ботакларын кисеп, сирәкләп торырга кирәк. Уңдырышлы туфракны үз иткән зелпе куагы яктылык һәм су ярата.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев