#ТәмлеБаулы: никахка каз бизәү серләре
Җәмгыять

#ТәмлеБаулы: никахка каз бизәү серләре

“Баулы-информ” редакциясе #ТәмлеБаулы дип исемләнгән, татар телендә баручы, бәйге – проект башлый. Аның кысаларында редакция журналистлары районыбызның иң уңган, оста һәм “тәмле” куллы хуҗабикәләре ярдәме белән тапшырулар, газета, социаль челтәрләр өчен язмалар һәм кыска гына видеороликлар әзерли. Марафонның беренче чыгарылышында тәмле, мул куллы Айгөл Латыпова никах туена пар казлар бизәп күрсәтте.

Татар халкының иң матур йолаларыннан берсе – никах ашына парлы каз бизәү. Соңгы вакытта казларны төрле ысуллар белән пешереп әзерләү киң таралды. Ә аларны бизәү һәр кешенең фантазиясенә, теләгенә бәйле.

Бүген без каклаган каз белән эшлибез. Каклаган каз – озак эшләнә, вакытны бик күп ала торган эш, – аңлатып сөйли башлады аш-су остасы Айгөл Латыпова. – Иң беренче, каз түшкәсен тозлы суга салып куябыз. Тозлыкны бер казга 1 килограмм тоз исәбеннән салып ясыйбыз. Шул тозлыкта, температурага карап тотабыз, салкын булса, 7 көнгә кадәр, җылырак булса, 4-5 көндә әзер була. Шул тозлыктан казны алып, саркытып, җилләтергә куябыз.

Хуҗабикә сүзләренчә, каз әзерләү ысуллары хәзер бик күп. Заманча технологияләрне кулланып, каклаган каз әзерләүне дә тизләтеп була.

– Элегрәк казны тозлы суга салмыйча, эченә тоз тутырып, кәгазьгә төреп, бодай эченә тыгып куеп саклаганнар, – дип сөйләде аш-су остасы. – Шул бодай эчендә казлар 4-5 ай яткан. Кайчан килен белән кияүне көтеп озаграк та ятканнар. Бодай эчендә булгач, алар бозылмаган. Татар халкы йортында һәрвакыт каз асралган һәм каклаган каз булган. Каз – ул муллык билгесе. Хәзер еллар узган саен яңа, җиңелрәк һәм тизрәк, ягъни тозлы суга батырып кына әзерләү ысуллары бар. Шулай ук төрле аппаратлар, җилләтеп, киптереп ала торган машиналар бар. Шулай да казны кирәкле температурага җиткереп алу кирәк. 80-90 градуста мунчада тотучылар да бар, кояшта киптереп алсаң да яхшы. Бу температурада ул дезифекцияләнә, ашарлык хәлгә килә.

Дөрес итеп какланган каз әзерләү процессында авырлыгын югалтырга тиеш. Каз түшкәләре кечерәеп кала.

– Каз түшкәләре дөрес итеп кипкән булырга тиеш. Ул кибү процессында ярты авырлыгын югалта, – ди Айгөл Камил кызы. – Мәсәлән, 4,5 килограммлы казлар булса, ул 3 килограммга яки 2,8 килограммга калырга мөмкин. Артык мае агып бетеп, какланып, өслектәге тире мае үтә күренмәлегә әйләнә, кечерәеп кала. Мондый каз бик тәмле була, озак саклана, аны курыкмыйча ерак юлга йөртергә дә була.

Ел фасылына туры китереп бизәгән казлар аеруча матур була. Яшелчәләрнең ачык төсләрен сайлау мөһим, моннан тыш алар файдалы да.

– Бүген безнең өстәлдә миләш тәлгәшләре, төрле тәмләткеч яфраклар, помидор, лимон, кишер, татлы болгар борычы, төсле салфеткалар, – дип казны бизи-бизи аңлата Айгөл Латыпова. – Казның кайсы җире тигез түгел, шуны да тигезләп, матурлап туй мәҗлесенә барырлык итеп ясарга кирәк. Чөнки кода-кодагыйның уңганлыгы, муллыгы шушы казларда да чагыла бит.

Каклаган казлар бер төрле әзерләнсә, туңган казларны әзерләү һәм бизәү шулай ук вакыт, тырышлык һәм осталык таләп итә.

Туңган казлар белән дә эшлибез. Туңган казларны эретеп, шулай ук ун литрга бер килограмм исәбеннән тоз салып бер тәүлеккә түшкәләрне батырып куябыз, – ди аш-су остасы. – Тозлыктан алып, бераз киптереп, бер тәмләткечләр дә салмыйча гына, эчен-тышын горчица белән сыпырып, “рукавка” тыгабыз да ике сәгатькә электр миченә яки духовкага пешәргә куябыз. Әйбәт кенә, тәмле булып пешә ул. Пешкәч, шулай ук алып, суытып бизәп җибәрергә була казны. Бик матур, бик тәмле була. 

Аш-су остасы сүзләренчә, яшьләргә атап бизәлгән казлар һәрвакыт төрлечә килеп чыга. Киленнәр, кияүләр күбрәк булсын, туйлар гөрләп торсын, яшьләр бәхетле булсын.

 

 


Нет комментариев