Баулы районы укытучылары тарих һәм белемгә мәхәббәт саклыйлар
Җәмгыять

Баулы районы укытучылары тарих һәм белемгә мәхәббәт саклыйлар

Баулы районы үзенең данлыклы, белемле, зыялы, замана белән бергә атлаучы укытучылары, династияләре белән горурлана. Өлкән буын укытучы-остазларга алмашка яшьләр килә, әмма дистә еллар тәҗрибә туплаган педагоглар үрнәк булып – тарих һәм белемгә мәхәббәт саклаучылар булып, горурлык хисләре тәрбияли.

Наталья Викторовна Сәхибуллина

 Спасс районы Никольское авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлап Казан шәһәренә килә, 1977 елда Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлап, юллама белән Баулы районының Поповка урта мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә килә. Баулыга килү яшь белгечне куркытмый, чөнки ул студент елларында ук Баулы егете Айдар Зиннур улы белән таныш була.

– Булачак тормыш иптәшем Айдар белән бер үк уку йортын тәмамладык, – ди Наталья Викторовна. – Икебез дә физика-математика укытучысы. Кулга-кул тотынышып сигез ел дәвамында Поповка мәктәбендә балаларга белем бирдек. Аннары хезмәт юлыбызны Александровка мәктәбендә дәвам иттек. Эшләргә уңайлы булсын өчен шул авылга гаиләбез белән күченеп килдек. Айдар Зиннуровичны мәктәп директоры итеп билгеләделәр, ә мин математика фәнен укыттым. 1998 елда Александровкада яңа мәктәп бинасы төзелеп, кулланылышка тапшырылды. Анда икебезнең дә бик күп хезмәтебез, тырышлыгыбыз һәм сабырлыгыбыз салынды. Эшләү дәверендә 1997 елдан алып укыту эше буенча завуч вазыйфасын алып бардым. 2003 елда Айдар Зиннуровичны авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләделәр, ә мин мәктәп директоры вазыйфаларына алындым. Шулай итеп, мин 2016 елга кадәр мәктәп директоры булдым. Укытучы эшендә 45 ел узганы сизелмәгән дә. Эшемне яратып башкардым, балаларны яраттым.

Наталья Викторовна үзенең беренче тапкыр дәрес биргән вакытын да хәтерли. Ул вакытта бер класста гына да утызар бала булганын сагынып искә ала ул.

– Балалар күп иде. Класслар барысы да диярлек параллель. Беренче дәресем 8 классларда үтте. Утыз бала иде, – ди укытучы. – Ни өчен укытучы һөнәрен сайлаганымны да әйтим инде. Без гаиләдә 5 бала, шуларның дүртесе кыз бала – без барыбыз да укытучылар. Мәктәптә барлык предметларны да ярата идем. Укытучыларымның һәрберсе үз предметын сайлап, аның юлын дәвам итүемне теләделәр. Ә мин математика сайладым.

 

Зөлләрә Нурсафовна Вәгыйзова

1950 елда Татар Кандызы авылында туып-үсә. 1968 елда мәктәпнең беренче чыгарылыш сыйныфы укучылары була алар.

– Мәктәпне тәмамлау белән дә укырга китә алмадым, бер ел пионервожатая булып эшләдем, – ди Зөлләрә апа. – Аннары Мәләкәс Дәүләт институтына укырга кердем, өченче курста укыган вакытта Ульяновск шәһәрендәге уку йортына күчеп, читтән торып укып бетердем. Авылга эшкә кайттым. 1971 елда Кандыз мәктәбендә 660 бала укый иде.  

Кечкенә чагыннан ук укытучы булырга хыялланган Зөлләрә апага укытучылык эше җиңел бирелә, чөнки ул үз фәнен төгәл белә, белемен күтәрү өстендә эшли.

– Математика фәнен 40 ел дәвамында өзлексез укыттым, – ди Зөлләрә Вәгыйзова. – Бик күп укучыларым мине фәнем буенча һөнәр сайлады. 1992 елда безнең мәктәптән 8 медалист чыкты. Бу – ул вакыттагы укытучыларның тырыш хезмәте. Эшләү дәверендә җиде сыйныф чыгардым. Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм.

2005 елда Зөлләрә Нурсафовна мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

 

Римма Хәләфетдиновна Гайфуллина

1956 елда Баулыда туа. Гаиләдә өч бала үсәләр һәм барысы да педагог һөнәрен үзләштерәләр. Аларның һөнәр сайлавына туган йортларының беренче санлы мәктәпкә якын булуы да, укытучылар белән аралашып торулары да зур роль уйнаган. Бу хакта Римма ханым озаклап һәм тәмләп сөйләргә әзер. Ул вакыттагы укытучыларның һәрберсен зур ихтирам, горурлык белән искә ала ул. Җиденче класста укыган вакытта сәнгать мәктәбендә дә укый, алты еллык курсны ике ел эчендә үзләштерә.

– Мәктәпне тәмамлау белән Лениногорск шәһәренең музыка училищесына кердем, аны яхшы билгеләренә генә тәмамладым һәм мине Казан педагогия институтының музыка факультетына укырга җибәрделәр, – дип сөйли ветеран укытучы. – Баулының беренче санлы мәктәбенә эшкә кайттым. Ул вакытта музыка дәресләрен баян белән бирәләр иде, ә мин яңалык керттем – пианино белән дәресләр алып бара башладым. Ул вакытта Заһидә  Нурмөхәммәтовнага рәхмәтлемен. Мәктәптә беренче булып Дмитрий Кабалевский методы белән укучыларга дәресләрне кызыклырак итеп бирә башладым. Аннары башка мәктәпләр дә шуны куллана башлады. Шуннан кинәт кенә тарих фәнен өйрәнәсем килә башлады. Һәм мин Казан университетына тарих факультетына укырга кердем. Кафедрада эшләп укыдым.

Римма Гайфуллина әти-әнисе сәламәтлеген кайгыртып, кире Баулыга кайта. Тормыш иптәше Радик Гайфуллин белән Томбарлы мәктәбендә эшли башлыйлар. Җиде ел дәвамында аларга йөреп эшләргә һәм төрле фәннәрне укытырга туры килә. Соңрак Радик Рижаловичны Удмурт Ташлысы авылына, ә Римма Хәләфетдиновнаны Алексеевка мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Алар шулай тугыз ел дәвамында балаларга белем бирәләр.

– Ул вакытта мәктәп коллективын яңадан җыярга туры килде дисәм дә була, – ди Римма Гайфуллина. – Укучылар да күп иде әле ул вакытта. Җитәкче буларак, хуҗалык эшләрен эшләргә дә, укытырга да өлгерергә кирәк иде. Шул елларда мәктәпнең җылыту системасы алыштырылды, ашханәсе яңартылды. Бик күп спорт чаралары уздыра идек. Радик Рижалович белән күрше авыл мәктәпләрендә эшләгәч, Уд.Ташлы һәм Алексеевка мәктәпләрендә уртак спорт ярышларына нигез салдык.

Гайфуллиннарның хезмәт баскычлары мәгариф өлкәсендә матур эшләре белән истәлекле. Соңрак Радик Гайфуллин мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли һәм кадастр бүлегенә инженер булып урнаша, ә Римма ханым 1 санлы мәктәпкә тарих укытучысы булып кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Лаеклы ялга чыккач та, алар кул кушырып утырмыйлар, күпләргә үрнәк булып, спорт буенча иң актив позицияне сайлыйлар. Ул гына да түгел, Римма ханым “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә, “Шәфкатьлелек” (“Милосердие”) дә үзенчәлекле балалар белән эшләргә дә, Гилазовларның картина галереясендә очрашуларны музыка белән бизәргә дә, спорт ярышларында катнашып Баулы данын якларга да өлгерә. “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” бәйгесендә катнашуы – зур хезмәт һәм тырышлык.

– Картаймас өчен мин һәр көнне иртән музыка белән шөгыльләнәм, Коръән аятьләрен өйрәнәм, сәламәтлек клубына йөрим, район күләмендәге чараларда музыкаль бизәлешне тәэмин итәм. Ә минем сумкамда һәрвакыт үзем белән теннис ракеткасы һәм ноталар йөри.


Нет комментариев