Исергәп укучыларына терроризмга каршы көрәштә бердәмлек турында сөйләделәр
Җәмгыять

Исергәп укучыларына терроризмга каршы көрәштә бердәмлек турында сөйләделәр

Терроризмга каршы бердәмлек көне – 3 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр оештырыла. Чараларның төп максаты – яшь буында терроризмга каршы тору позициясен ныгыту, шулай ук фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу.

Исергәп авылы мәдәният йорты һәм китапханә берләшеп мәктәп укучылары өчен төрле темаларга чаралар оештырып торалар. Терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан да алар укучыларга “Террор корбаннары – балалар” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.

 

– Чара барышында балаларга 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә булган коточкыч фаҗига турында сөйләдек, – ди мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Балалар бу фаҗига турында видеоролик карап тетрәнделәр дисәм дә ялгыш булмас. Катнашучы балалар шулай ук террорчылыкның барлыкка килү тарихы, аның максатлары һәм ул җәмгыять һәм дәүләт өчен китергән зур куркыныч турында да кыскача мәгълумат алдылар.Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

Оештыручылар сүзләренчә, укучылар профилактик чаралар, җәмәгать тәртибе хакында да мәгълъмат алганнар.

 


Нет комментариев