Бу атнада Баулы үзәк хастаханәсендә яңа компьютер томографын монтажлауга керешәчәкләр. “Озак һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында сатып алынган аппарат медицина учреждениесенә китерелгән инде.
Баулы үзәк район хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин хәбәр иткәнчә, бу томограф бөтен район өчен көтеп алынган бүләк булган. Аның барлыкка килүе ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры карары, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров һәм Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының актив ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Хәзер баулылар мөһим тикшеренүләрне үзебезнең хастаханәдә уза алачак.
– Урыссу юнәлешендә уңайлы транспорт элемтәсе булмау сәбәпле, күп пациентлар анда барудан баш тарттылар. Аларга Октябрьскийга бару һәм түләүле тикшеренү узу җиңелрәк иде, – дип сөйләде Азат Гайсин. – Хәзер бу хәл тамырдан үзгәрәчәк. Компьютер томографиясе стационар һәм амбулатор пациентлар өчен дә мөмкин булачак. Томография үтәргә тиешле һәркем диагностиканы бездә, урында уза алачак.
Яңа җиһазлар киң кулланылыш спектрына ия. Аның ярдәмендә табиблар эчке органнарны, сөяк структураларын һәм йомшак тукымаларны югары төгәллек белән визуальләштерә алачак. Аппарат онкологик, йогышлы авыруларны һәм хирургик патологияне иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, бу пациентларның уңышлы савыгу мөмкинлекләрен сизелерлек арттырачак.
Кадрлар мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Хастаханәдә белгечләр әзерләү бара инде. Ике шәфкать туташы рентгенология буенча белем ала, ә штат мондый техника белән эшләү күнекмәләре булган ике табиб-рентгенолог белән комплектланган. Моннан тыш, республика программасы кысаларында барлык снимоклар да оператив рәвештә беренчел расшифровкага Казанның әйдәп баручы рентгенологларына бердәм дата-үзәккә җибәреләчәк. Бу беренчел бәяләмә этабында диагностиканың югары төгәллеген тәэмин итәчәк.
Баш табиб сүзләренчә, якын көннәрдә җиһазларны монтажлау һәм инженерлык челтәрләренә тоташтыру башланачак. Җыелганнан соң аппарат тиешле контроль органнарының мәҗбүри тикшерүен узачак.
– Якын арада районыбызның барлык халкына да әлеге медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтә алырбыз дип өметләнәбез, – диде Азат Гайсин.
Нет комментариев