Ташкабакны кышка дөрес итеп катырган очракта, пешергәндә формасын һәм тәмен югалтмый. Иң мөһиме моны дөрес эшләргә кирәк.
Иң элек ташкабакны дөрес сайлагыз. Ул яшь, тыгыз, юка кабыклы, эре орлыксыз булырга тиеш.
Әгәр дә ташкабак зур үскән икән, аның үзәген һәм орлыкларын чистартыгыз.
Рагу өчен ташкабакны 1,5-2 см итеп шакмаклап турагыз. Аннан бер рәт итеп подноска төзегез. 2-3 сәгать катырганнан соң пакетка тутырыгыз. Болай эшләгәндә ташкабак кисәкләре бер-берсенә ябышмый һәм үзегезгә кирәк кадәр алырга мөмкин.
Ташкабакны кыздырып ашарга яратасыз икән, 8-10 мм калынлыкта түгәрәкләп кисегез. Кәгазь сөлге белән китерегез. Бер катлам итеп төзеп, туңдыргычка куегыз. Туңганнан соң пакетка тутырыгыз. Ташкабакны кыздырыр алдыннан тулысынча эретеп бетермәгез.
Коймак һәм запеканкалар өчен ташкабакны угычтан чыгарып, согын сыгарга, аннан 300-500 гр итеп бүлеп, пакетка салып катырырга кирәк. Кулланыр алдыннан тулысынча эретеп, согын тагын сыгарга киңәш ителә.
Ташкабакны катыру өчен вакуумлы пакетлар яисә туңдыру өчен махсус тыгыз пакетлар кулланыгыз. Шулай ук бик яхшы ябыла торган контейнерлар да ярый.
Пакетка салгач һавасын чыгарып бетерергә кирәк. Болай эшләгәндә, ташкабак яхшырак сакланачак.
Ташкабакны -18 градуста саклыйлар. Шакмаклап турап катырганы – 10 ай, түгәрәк телемләп туралганы – 8-10 ай, угычтан чыгарылганы 6-8 ай саклана.
Ташкабакны алдан юып куймагыз. Югач ук турагыз.
Эреткәннән соң ташкабакны икенче тапкыр катырмагыз.
Пакетларга катырган вакытны һәм ничек тураганыгызны язып куйсагыз, әзерләгәндә җиңелрәк булыр.
Рагу һәм аш пешергәндә катырган ташкабакны җебетмәскә дә мөмкин.
Запеканка һәм коймак пешергәндә, эретелгән ташкабакның артык сыеклыгын сыгыгыз. Юкса, ризык бик сулы булачак.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев